Воскресенье, 06.10.2024, 18:51
Приветствую Вас Гость | Регистрация | Вход

ИМЦ Мензелинского муниципального района

Меню сайта
ИРЦ Мензеля
Жалоба на материал
Жаловаться на материал
Наш опрос
Оцените мой сайт

Результат опроса Результаты
Все опросы нашего сайта Архив опросов
Всего голосовало: 47
Обсудить на форуме
Архив записей
Статистика сайта
Главная » 2011 » Ноябрь » 17 » ”Рус телле балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләр куллану
08:11
”Рус телле балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләр куллану

15-16 ноябрьдә  шәһәрнең 1 нче санлы урта мәктәбе базасында  рус телле укучылар өчен әзерләнгән дәреслекләр  авторы , Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының милли мәгарифтә яңа педагогик технологияләр лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Роза Зәкиевна Хәйдәрова катнашында "”Рус телле балаларга татар телен укытканда коммуникатив технологияләр куллану” дигән темага семинар үткәрелде. Семинарда катнашучылар өчен  1 нче урта мәктәпнең  1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асманова Луиза Киядимовна 10 нчы сыйныф укучылары белән "Дус була белү серләре” дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр.

            Семинарның икенче өлешендә Р.З. Хәйдәрова  үз методикасы буенча  теоретик белемнәр бирде, ачык дәрескә анализ ясалды. Рус телле укучыларга татар телен укытуда килеп чыккан проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Милли мәгариф алдында торган бурычларны хәл итү, сыйфатлы белем бирүне гамәлгә кую максатыннан, семинарда катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәрне керттеләр:

-          дәреслек авторы белән очрашуны дәвам итәргә;

-          ата-аналар белән эшләүне җайга салырга: ата-аналар белән эшләүнең планын төзергә, ата-аналар җыелышларында дәреслекләр белән таныштырырга, укучылар катнашында ачык чаралар оештырырга;

-          рус телле укучыларның белемнәрен тикшерүне контрольгә алырга.

Просмотров: 2277 | Добавил: Artur | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]